news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар пенсия яшенә якынлашкан кешеләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәрде

ТР парламентының Социаль сәясәт комитеты пенсия яшенә якынлашкан кешеләргә социаль ташламаларны саклау турындагы закон проектын да I укылышка куячак.

(Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Россиядә пенсия системасын реформалаштыру уңаеннан Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе ничек хәл ителәчәк? Бүген республика парламентының Социаль сәясәт комитеты утырышында мәшгульлек өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру һәм аерым категория гражданнар өчен яңа эш төрләрен оештыру турында сөйләштеләр. Депутатлар республикада өлкән яшьтәге кешеләрне эш белән тәэмин итү, пенсия яшенә якынлашкан кешеләрне яңа белгечлекләргә укыту тәҗрибәсе бар дигән нәтиҗәгә килде.

Светлана Захарова рәислегендәге комитет утырышында депутатлар алдында төп доклад белән ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова чыгыш ясады. Ул республикада эш базары тотрыклы дип бәяләде. Дәүләт статистикасы буенча, 2018 елның августына Татарстанда 2 миллион 50 мең “эшче көч” исәпләнә, алардан 1 миллион 982 кеше – эшли, ә 68,1 мең кеше – эшсез. Халыкара стандартлар буенча, “эшче көчкә” 15 яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк кешеләр керә. 

2018 елның II кварталы нәтиҗәләре буенча, республикада эшсезлек күрсәткече (3,3 процент) Россиядәге (4,7 процент) һәм Идел буе федераль округындагы (4,3 процент) уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк. Министр урынбасары китергән мәгълүматларга караганда, үткән ел 32,7 мең кеше мәшгульлек үзәкләре аша эш эзләгән – аларның кайберләре түләүле иҗтимагый эшләрдә яки вакытлы эштә мәшгуль булган, икенчеләре үз эшен ачарга консультация-оештыру ярдәме алган. Шулай ук 14-18 яшьлек балигъ булмаган гражданнарны да укудан буш вакытта эш белән тәэмин итәргә булышканнар.

Министр урынбасары аеруча инвалидларга, яңа гына һөнәри уку йортын тәмамлап чыккан яшьләргә эшкә урнашырга, үсеп килүче балаларга һөнәр сайларга ярдәм итүче программаларның уңышлы эшләве турында сөйләде. Мәсәлән, узган ел мәшгульлек үзәкләренә 4,3 мең инвалид мөрәҗәгать иткән һәм аларның һәр икенчесе эшкә урнаштырылган. (Быелның беренче яртыеллыгында 1,9 мең инвалид мөрәҗәгать иткән: 1,1 мең кешегә эш табылган).

“Республикада бүген эш бирүчеләр 44,7 мең вакансия тәкъдим итә. Иң күбесе төзелеш өлкәсендә – 10,2 мең, аннан соң – эшкәртүче производстволарда (6,9 мең), транспорт (4,3 мең), дәүләт идарәсе һәм социаль тәэминат (4,1 мең), сәүдә (3,7 мең), белем бирү (2,6 мең) өлкәләрендә”, – дип хәбәр итте Клара Таҗетдинова.

Депутатлар эшсезлекне киметү һәм вакансияләрне канәгатьләндерү өчен пенсия яшенә якынлашкан кешеләргә яңа белгечлекләр бирү мәсьәләсен күтәрде. “Мәшгульлек турында”гы закон буенча пенсиягә чыгарга ике ел калса, кеше пенсия яшенә якынлашкан дип санала. Министрлык вәкиле сүзләренчә, пенсия яшенә якынлашкан гражданнар бүген 48 мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Предприятиеләрдә 65 консультация пункты булдырылды, дип тә өстәде ул. “Пенсия реформасын исәпкә алып, өлкән яшьтәге кешеләргә яңа белгечлекләр бирү буенча төбәк программаларына федераль бюджеттан ярдәм күрсәтелер дип көтәбез. Без республикада электән әлеге юнәлештә эшләп килдек. Бу өлкәдә тәҗрибәбез бар”, – диде Клара Таҗетдинова.

Республиканың хезмәт базарындагы вазгыять белән танышканнан соң, Социаль сәясәт комитеты әгъзалары бу өлкәдә законнарны алга таба камилләштерү турында килеште.

Социаль ташламалар сакланачак

Депутатлар утырышта “Татарстанда халыкка адреслы социаль ярдәм турында”гы законга өстәмәләр кертүче 481-5нче санлы закон проекты буенча да фикер алышты һәм аны булачак сессиядә беренче укылышка чыгарырга тәкъдим итте.

Закон проектында пенсия яшенә якынлашкан гражданнарга һәм, яшенә карамастан, пенсиягә иртәрәк чыгарга хокукы булган гражданнар өчен төрле социаль ташламаларны саклау турында сүз бара. Чөнки хәзерге вакытта кайбер ташламалар кешегә пенсиягә чыккач кына тәкъдим ителә. Яңа закон кабул ителгән очракта, ул исә пенсиягә чыккач түгел, ә билгеле бер яшькә җиткәч ташламалардан файдаланырга мөмкинлек тудырачак. Хатын-кызларга 55 яшьтә, ир-атларга 60 яшьтә. Болар – транспорт ташламалары, торак-коммуналь хезмәтләргә, теш протезлары куйдырганда, дарулар алганда, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт өчен түләгәндә (һ.б.) ташлаламалар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100