Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Депутатлар ОСАГОны электр самокатларын арендалау бәясенә кертергә тәкъдим итте
Дәүләт Думасы комитеты башлыгы Ярослав Нилов транспорт министры Роман Старовойтка электр самокатларын һәм башка шәхси мобильлек чараларын арендалаган вакытта мәҗбүри иминиятләштерү инициативасы белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Нилов ОСАГОны, арендаторлар һәм өченче затларны юл-транспорт һәлакәтләре вакытында булуы ихтимал зыяннан саклау өчен, электр самокатларын арендалау бәясенә кертергә тәкъдим итә.
Биредә шәхси мобильлек чараларын куллану нәтиҗәсендә өченче затларның гомере, сәламәтлеге һәм милкенә китерелгән зыянны каплый торган гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү, шулай ук электр самокатлары арендаторларының гомерен һәм сәламәтлеген мәҗбүри иминиятләштерү турында сүз бара.
Электр самокатларының популярлыгы һәм аварияләр саны артуга да карамастан, базарда иминият яклавының бердәм стандартлары юк. Депутат фикеренчә, моңа юл куярга ярамый һәм бу тиешле чаралар күрүне таләп итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз