Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Депутатлар Миронов һәм Бабаков балалы хатыннарны керемгә салымнан азат итәргә тәкъдим итә
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов һәм Дәүләт Думасы вице-спикеры Александр Бабаков балалы хатын-кызларны керемгә салым түләүдән азат итүне күздә тоткан закон проектын парламент каравына кертәчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Дәүләт Думасында каралачак закон проекты тарафыннан РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә. Инициатива нигезендә, беренче баласын тудырган яки уллыкка алган 30 яшькә кадәрге хатын-кызлар, әгәр аларның кереме минималь хезмәт хакының өчләтә күләменнән артып китмәсә, салымнан азат ителергә мөмкин. Шулай ук документ, әгәр керемнәре минималь хезмәт хакының дүртләтә күләменнән артмаса, икенче бала туганда яки уллыкка алганда теләсә кайсы яшьтәге хатын-кызларны физик затлар кеременә салымнан азат итүне күздә тота.
Миронов билгеләп үткәнчә, салымнан азат итү туучылар санын арттыру өчен өстәмә финанс стимулы булачак һәм Россиядә демографик проблемаларны хәл итәргә булышачак. Бабаков бу чара хатын-кызларга ярдәм итү, салым йөкләмәсен киметү һәм балалы гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук гаиләгә йөз тоткан икътисад булдыруга юнәлдерелгән, дип өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз