news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутатлар мәктәпләрдә өй эшләрен тикшерү тәртибен үзгәртергә тәкъдим итте

Дәүләт Думасында барлык мәктәпләр өчен өй эшләренә бердәм таләпләр булдыруны тәкъдим иттеләр. Анда өй эшләрен башкарырга кирәк булган предметларны билгеләячәкләр. Шулай ук яңа система өй эшенең эчтәлегенә һәм күләменә формаль якын килүне юкка чыгарачак, дип яза РБК.

Элегрәк Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин хәбәр иткәнчә, укучыларга йөкләнеш югары булу сәбәпле, өй эшләрен гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр. Әмма мәгариф комитеты рәисе Ирина Белых сүзләренчә, өйгә бернинди эш бирмичә булмый, чөнки кайбер фәннәрдә һичшиксез өстәмә әзерлек таләп ителә. Мондый өй эшләре балаларның иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.

«Мәсәлән, «Сугыш һәм солых»ны мәктәптә ничек укып булсын», - дип мисал китерде ул.

Ул өй эшләрен алган белемнәрне ныгыту һәм алга таба бару өчен бирәләр, дип ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot