news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар һәм табиблар укучыларны комплекслы медицина тикшерүе уздырырга тәкъдим итте

Табиблар даими тикшерүләр буенча Россия укучылары сәламәтлеген контрольдә тота ала.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Валерия Белова). Бүген Татарстан депутатлары һәм табиблары КДМУда утырышта Россия укучыларын махсус медицина тикшеренүе уздырырга тәкъдим иттеләр.

Россия һәм Татарстан сәясәтчеләре, табиблары һәм галимнәре, шулай ук башкарма хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары вәкилләре Министрлар Кабинетына шундый тәкъдим юлладылар.

Бүген университетта пленар утырышта белгечләр балалар сәламәтлеген саклау өлкәсендә проблемалы мәсьәләләр, шул исәптәy мәктәптә кукучыларда төрле авыруларның артуы турында фикер алыштылар.

“Хәзер РФ Дәүләт Думасында мәктәптә сәламәтлек саклау эшенә кагылышлы аерым документларга үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты карала. Бүген без һәр мәктәптә дә медицина кабинеты, бигрәк тә лицензияле медкабинет булмавын беләбез. Моның өчен шартлар юк. Бу мәсьәләне хәл итү юлларын уйларга кирәк”, - дип аңлатма бирде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100