news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутатлар мәктәптә газлы һәм баллы ризыклар сатуны тыярга тәкъдим итте

Депутат фикеренчә, баллы ризы кабының тышында шикәр куллануның тәүлеклек нормасын да күрсәтелергә тиеш.

(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ"). Дәүләт Думасына мәгариф учреждениеләрендә газлы су һәм баллы әйберләр сатуны тыярга тәкъдим иттеләр. Думаның Физкультура һәм спорт буенча комитеты әгъзасы Дмитрий Свищев тәкъдимен Премьер-министр Дмитрий Медведев исеменә юллаган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Депутат фикеренчә, баллы әйбер җитештерүчеләр капның тышында балалар өчен шикәр куллануның тәүлеклек нормасын да күрсәтергә тиеш.

Дмитрий Свищев бу чаралар балигъ булмаган балалар сәламәтлегенә уңай йогынты ясаячак дип исәпли. 

news_right_1
news_right_2
news_bot