Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутатлар мәктәптә газировка һәм чипсы сатуны тыярга тәкъдим итте
Бу продуктларны җиләк-җимеш, мармелад, зефир, сөт продуктларына алмаштырырга кирәк, ди алар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Дәүләт Думасының сәламәтлекне саклау комитетында мәктәптә баллы газировка, шоколад батоннары, чипсы сатуны закон белән тыярга тәкъдим иттеләр. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.
Депутатлар бу продуктларны җиләк-җимеш һәм мармелад, зефир, сөт продуктларына алмаштырырга кирәк дип исәпли.
"Әти-әниләргә сәламәт туклану турында системалы белем бирергә кирәк. Мәктәпләрдә баллы газировка, чипсы, сухари, шоколад батоннары һәм балалар сәламәтлеге өчен зыянлы булган башка продуктларны сатуны закон белән тыярга кирәк", - дип әйткән Думадагы сәламәтлекне саклау комитеты рәисе урынбасары Леонид Огуль.
Депутат шундый закон проекты эшләп тапшырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз