Депутатлар мәктәп һәм өй өчен икешәр комплект дәреслек кертергә тәкъдим итә
Әлеге фикер авторы фикеренчә, бу укучыларга авыр портфельләр күтәреп йөрмәскә һәм умыртка баганаларына төшкән авырлыктан җәфаланмаска мөмкинлек бирә
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасында мәктәп һәм өй өчен икешәр комплект дәреслек кертергә тәкъдим иткәннәр. Әлеге башлангыч белән гаилә комитеты рәисе урынбасары Ольга Епифанова чыгыш ясаган. Аның фикеренчә, бу укучыларга авыр портфельләр күтәреп йөрмәскә һәм умыртка баганаларына төшкән авырлыктан җәфаланмаска мөмкинлек бирәчәк, дип яза "Русская служба новостей".
Парламентарий Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт киңәшләре турында да искәртә: беренче һәм икенче сыйныфлар өчен 1,5 килограмм һәм өлкән сыйныфлар өчен 4 килограмм. Шулай ук Епифанова белгечләрнең укучыларның 70 процентында сын-гәүдәсе бозылу, ә 10 процентында сколиоз күзәтелү турындагы мәгълүматларына да таяна.
Сүз уңаенда, 2015 елның 1 гынварына Россиядә бөтен дәреслекләрнең электрон версиясе булырга тиеш.