news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутатлар Ләйлә Фазлыеваны вице-премьер вазифасына билгеләү мәсьәләсен килештерәчәк

Әлеге сорауны утырышка парламентның социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова кертте.

Депутатлар Ләйлә Фазлыеваны вице-премьер вазифасына билгеләү мәсьәләсен килештерәчәк
архив/Султан Исхаков

(Казан, 20 февраль, Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз бишенче утырышында депутатлар Ләйлә Фазлыеваны Татарстанның Премьер-министр урынбасары вазифасына билгеләүне килештерү мәсьәләсен караячак.

Бу мәсьәләне утырышның көн тәртибенә кертүне парламентның социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова тәкъдим итте.

Яңа вазифада Ләйлә Фазлыеваның сәламәтлек саклау мәсьәләләрен контрольдә тотуы ниятләнә. Ләйлә Фазлыева моңарчы Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе вазифасын башкарды.

Искәртеп үтик, бүген Татарстан Президентының тугызынчы Премьер-министр урынбасары вазифасын кертү турында указы дөнья күрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot