news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутатлар кунакханә "йолдызларын" яңадан санарга тәкъдим итә

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Россиядә кунакханәләрне мәҗбүри классификацияләү мәсьәләләре буенча матбугат конференциясе үтте.

Депутатлар кунакханә "йолдызларын" яңадан санарга тәкъдим итә
Салават Камалетдинов, Султан Исхаков

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кайбер отельләр үзләренең йолдызларын югалтырга мөмкин – Россиядә кунакханәләрне классификацияләү тәртипләре катгыйланачак. Дәүләт Думасының физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитеты әгъзасы Марат Бариев “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. Туризм өлкәсендәге объектларда ныклы контроль булмауның азагы начар бетәргә мөмкин, дип кисәтте депутат.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Россиядә кунакханәләрне мәҗбүри классификацияләү мәсьәләләре буенча матбугат конференциясе үтте. Анда Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм Казанның отельләр Ассоциациясе президенты Гөлнара Сафина катнашты.

Марат Бариев канун проектының кунакханәләрне классификацияләү системасын камилләштерү һәм кунакханә хуҗалыгын бердәм кагыйдәләр буенча алып бару кирәклегенә басым ясады. “Дәүләт Думасында шул турында канун проекты өченче укылышта кабул ителде. Мин бу үзгәрешләр бәяләргә кагылмас дип уйлыйм. Кулланучы кесәсенә сугарлык таләпләр куелмый”, – ди Марат Бариев.

Татарстанда отель бәяләренә килгәндә, 5 йолдызлы кунакханәдә бер тәүлеккә урнашу 85 мең сумга төшә, 3 йолдызлы отель – 24 мең, 2 йолдыз өчен – 11 мең сум тирәсе.

Депутат кунакханәләрне аккредитацияләячәк органның да тикшерелеп торачагын әйтте.

Казанның отельләр Ассоциациясе президенты Гөлнара Сафина Татарстан отельләренең зур спорт чаралары чорында беренче генә эшләмәүләрен, бәяләр системасының тәртипкә салынган булуын әйтте. Казан шәһәрендә бик арткан апартаментлар, фатирларын биреп торучылар мәсьәләсендә тәртип урнаштыру кирәклеген искәртеп үтте.

Гөлнара Сафина әйтүенчә, Казанда өч 5 йолдызлы отель бар, Татарстанда андыйлар – бишәү. Казанда күпчелекне өч йолдызлы отельләр тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot