news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар коррупциягә каршы көрәшүчеләрне хокукый яклауны көчәйтә

РФ парламентының түбән палатасында тиешле закон проекты эшләнә

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Дәүдәт Думасында түрәләрнең закон бозулары турында хокук саклау органнары яки массакүләм мәгълүмат чараларына хәбәр итүче кешеләрне хокукый яклауны көчәйтергә тели. Хәзерге вакытта тиешле закон проектын түбән палатаның куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты әгъзасы Илья Костунов эшли.

Үзләренең җитәкчеләре тарафыннан коррупциягә бәйле хокук бозулар турында ММЧ яки башка структураларга хәбәр иткән күп кенә гражданнарны җитәкчеләре эштән куа. Төзәтмәләр андый кешеләрне яклауны көчәйтергә тиеш. Шуңа да, "Коррупциягә каршы көрәш турында"гы Федераль законга җитәкчелек тарафыннан коррупция хакында хәбәр итүчене эзәрлекләгән өчен, санкцияләр турындагы маддә өстәргә тәкъдим итә. Шуңа бәйле рәвештә, коррупция очрагы турында хәбәр иткән хезмәткәрне куган өчен, нинди дәрәҗәдә булуына карамастан, җитәкчене эштән азат итү көтә, дип яза "Известие" газетасы. Хәзерге вакытта коррупция турында хәбәр иткән өчен эштән куылган хезмәткәрләр яңадан эшләренә кайта ала, әмма намуссыз җитәкчелеккә бернинди җаваплылык та юк. 

РФ Президентының соңгы коррупциягә каршы төзәтмәләре нигезендә, коррупциядә шикләнелгән түрәләрне генә җинаять эше кузгатырга җитмәгән материаллар нигезендә, "ышанычны югалткан өчен" сылтамасы белән эштән куа алалар. Моның өчен табыш турында декларация тәкъдим итмәү, эшмәкәрлек белән шөгыльләнү, мәнфәгатьләр низагларны бетерергә омтылмау яки чит ил коммерцияле булмаган оешмалар белән идарә итүдә катнашу санала.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100