news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар Казанда урман-парк яшел поясын булдыру тәкъдиме белән килеште

Казанда 3 266,14 га мәйданда урман-парк булдыру күздә тотыла.

Депутатлар Казанда урман-парк яшел поясын булдыру тәкъдиме белән килеште
архив

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Казанда урман-парк яшел поясын булдыру мәсьәләсе каралды. Аның буенча Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев чыгыш ясады.

«Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» федераль закон нигезендә гражданнарның әйләнә-тирә мохиткә хокукларын тормышка ашыру максатларында, урман-парк яшел пояслар булдырылырга мөмкин. Бу — табигатьтән чикле режимда файдалану зоналары.

Урман-парк поясын булдыру турында Дәүләт Советына Татарстанның Иҗтимагый палатасыннан материаллар килеп ирешкән. Алар нигезендә, барлыгы 3 266,14 га мәйданда урман-парк поясын булдыру күздә тотыла.

Азат Хамаевның яшел пояс булдыру турында фикерен депутатлар хуплады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100