Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иске Татар бистәсенең мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен уңайлылык дәрәҗәсе тикшерелгән
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Лилия Маврина, Алексей Созинов, Ольга Воронова, Данис Зарипов, шулай ук РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Иске Татар бистәсе инфраструктурасының хәрәкәт мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен ни дәрәҗәдә уңайлы булуын бәяләгән. Бу хакта парламентның матугат хезмәте хәбәр итә.
Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның шәһәр инфраструктурасы объектларыннан файдалана алу мәсьәләләре – республика парламентарийларының игътибар үзәгендә. Депутатлар Иске Татар бистәсенең мәдәни истәлекле урыннарына рейд барышында Каюм Насыйри урамы буйлап йөргән, казанлылар һәм башкала кунаклары яраткан бу җәяүлеләр урамының сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен ни дәрәҗәдә уңайлы булуын караган, андый гражданнарның хокукларын яклауга юнәлдерелгән республика законнары тулысынча үтәләме-юкмы икәнен ачыклаган.
Рейд нәтиҗәләре буенча Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» махсус территориясе префектурасы бинасында узган түгәрәк өстәл утырышында фикер алышканнар. Моннан тыш, депутатлар «Батырлар терәге» ресурс үзәгендә булып, махсус операция ветераннары белән очрашкан.
Депутатлар «Кунак» кунакханәсендә хәрәкәте чикле булганнар өчен төзелгән йортны караган. Биредә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен инфраструктура булдырылган. Өйдә пандус һәм махсус җиһазландырылган бәдрәф бүлмәсе бар. «Мин моны гына түгел, кунакханәнең барлык йортларын да махсус «тревога» төймәләре белән җиһазландырырга киңәш итәр идем, әгәр кешегә ниндидер ярдәм кирәк булса, ресепшнга сигнал бирер өчен», – дип тәкъдим иткән Лилия Маврина.
Депутатлар Иске Татар бистәсенең визуаль макетларына да игътибар иткән. Алар 2024 елда һәр истәлекле урын янына диярлек куелган иде. Алар – начар күрүче туристларга территориянең архитектура ансамбле белән танышырга мөмкинлек бирә торган тактиль объектлар. Һәр 24 макетта Брайль шрифты кулланылган.
Парламентарийлар, шулай ук, Иске Татар бистәсенең уникаль объектларының берсе булган «Караңгылыкка караш» музеенда булган. Бу иммерсив антимузей, анда килүчеләр тулы караңгылык шартларында экскурсия уза һәм киңлекне ишетү, тою һәм башка тойгылар аша кабул итәргә өйрәнә, сукыр кешеләр дөньясын яхшырак аңлый башлый.
«Караңгылыкка караш» музеена нигез салучы, күрү буенча инвалид Павел Панасюк билгеләп үткәнчә, әлеге музей киңлегендә иң мөһиме – фәлсәфи нигез. «Әйләнә-тирә дөньяны без 90 процент күз органнары ярдәмендә беләбез, сез караңгыда дөньяны кабул итү ни дәрәҗәдә үзгәрүен күз алдына да китерә алмыйсыз, – дип әйткән ул.
Павел Панасюк әйтүенчә, якын арада музей хезмәткәрләре һәм гидлары (нигездә алар барысы да сукыр кешеләр), үзләренең туганнарын һәм якыннарын яхшырак аңласын өчен, күрү буенча инвалидларның туганнары белән эшне оештырырга планлаштыра.
Бүген депутатлар, шулай ук, ТР мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов җитәкчелегендә эшләүче «Батырлар терәге» ресурс үзәгендә дә булган.
«Үзәкне булдыру идеясе махсус операция барышында туды. Ул вакытта безнең сугышчыларның да, махсус хәрби операциядән кайткан ветераннарның да сораулары күп иде. Хәзер аларны бергәләп, шул исәптән, ресурс үзәге эше кысаларында да хәл итәбез. Ватанны саклаучылар фонды белән актив хезмәттәшлек итәбез. Безгә килгән егетләр тормышларын «чиста биттән» башлыйлар, кайберләрен бәйлелектән арындырабыз, алар өйләнәләр, аларга эшкә урнашырга ярдәм итәбез. Әгәр алар безгә килмәсә, без үзебез алар янына барабыз, сөйләшәбез, тыныч тормышка җайлашырга ярдәм итәбез», – дип сөйләгән Мансур хәзрәт Җәләлетдин.
Үзәк базасында «Алга» ветераннарының волейбол командасы формалаштырылган, волейболны утырып уйныйлар, һәм бүген команда уңышларга ирешкән инде. Ә үзәкнең хоккей командасы спортта уңышларын әле генә башлый. Парламентарийлар ветеран-спортчыларга форма сатып алырга сертификат, ә Данис Зарипов рухи көч һәм спорт бердәмлеге символы буларак исемле кәшәкә тапшырган.
Спортчылар тренировкалар урыны белән ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән, депутатлар бу мәсьәлә буенча эшләячәкләрен әйткән.
Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов искәрткәнчә, Дәүләт Советының апрель сессиясендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен туристлык объектларына керү мөмкинлеге турында закон кабул ителгән.
«Казан – кешеләр өчен төзелгән шәһәр, һәм безнең арада объектка физик яктан барып җитү, аның турында мәгълүмат алу өчен махсус шартларга мохтаҗ кешеләр бар. Һәм бүген Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы депутатлары шәһәребезнең үзәгендә, туристлар күп булган Иске Татар бистәсендә бу юлны үз аяклары белән үттеләр. Шәһәребездә яшәүче теләсә кемнең, башкала кунакларының, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, бөек мәдәни байлыгыбызны барып күрү мөмкинлеге булуы мөһим. Безнең бурыч – күргәннәрне бәяләү генә түгел, ә ярдәм чараларын булдыру, безнең гадәти мохит һәркем өчен ачык булсын өчен эшләү», – дип ассызыклаган Алексей Созинов.
Алексей Созинов шулай ук Дәүләт Советы депутатларына үз округларында җәяү йөреп чыгарга һәм муниципалитетларда мохитнең уңайлылыгын бәяләргә тәкъдим итәчәген билгеләп үткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз