Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Депутатлар җирле үзидарә буенча закон проектларын 1 февральгә кадәр әзерләп бетерергә тиеш
Депутатлар җирле үзидарә буенча закон проектларын 1 февральгә кадәр әзерләп бетерергә тиеш
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Руслан Мөхәммәтшин). Агымдагы елның 1 февраленә кадәр республика районнары муниципаль берәмлекләренең территорияләре чикләрен һәм статусларын билгеләү буенча зур эш һәм Татарстан депутатлары тарафыннан җирле үзидарә буенча закон проектлары блогын әзерләү тәмамланырга тиеш. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Комитет рәисе Александр Федоров хәбәр итте.
Әлеге срок күптән түгел Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинның очрашуы вакытында әйтелде. Исегезгә төшерәбез, федераль законнар җыелмасы нигезендә, төбәк парламентлары җирле үзидарә буенча мәсьәләләр блогын 2005 елның 1 мартына кадәр хәл итәргә тиеш.
Комитет әгъзалары территорияләр чикләрен билгеләү һәм муниципаль берләшмә статусларын бирү буенча планлаштырылган 42 мәсьәләнең 38ен карады. Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч муниципаль районнары буенча закон проектлары төшерелгән, чөнки хәзерге вакытта Казан муниципаль берләшмәсе территориясе чикләрен яңадан карау мәсьәләсе буенча фикер алышулар бара.
ТР Дәүләт Советының Хокук идарәсе йомгакламасы нигезендә, закон проектларына беркетелгән кайбер муниципаль берләшмәләрнең карта-схемалары һәм исемлекләре муниципаль районнар, шәһәрләр һәм авыл исемнәрен ачыклау өлешендә редакцион эшләп бетерүне таләп итә. Башка редакцион характердагы күрсәтмәләр дә бар. Барлык каралган закон проектлары хупланып, әйтелгән күрсәтмәләрне исәпкә алып, Дәүләт Советы сессиясендә кабул итүгә тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз