Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Депутатлар хәрби хәрәкәт ветераннарына элеккеге ташламаларын кайтарырга тәкъдим итте
Ольга Павлова каты көнкүреш калдыкларын юк итү өчен түләгән чыгымнарны компенсацияләргә кирәк, дип белдерде.
(Казан, 20 март, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Ольга Павлова хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарның каты көнкүреш калдыкларын юк итү өчен түләгән чыгымнарын компенсацияләргә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. Бу хакта ул парламентның Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты утырышында әйтте.
2015 елда законнарга үзгәрешләр кертелгән иде. Шул вакыттан соң каты көнкүреш калдыкларын юк итү хезмәте коммуналь хезмәтләргә күчерелде. Мәсәлән, закон буенча, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга торак өчен түләүләрнең 50 проценты компенсацияләнә, ә менә коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә алар андый ташламага ия түгел, дип аңлатты депутат.
Аның сүзләренчә, Россия Төзелеш министрлыгы компенсация түләү инициативасын хуплаган. Хәзерге вакытта Россия законнарына хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга тиешле ташламаларны кайтару өчен үзгәрешләр кертү өстендә эш башланган.
Сүз уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путин, 18 мартта Севастопольда халык белән очрашканда, хәрби хәрәкәтләр барган илләрдә хезмәт иткән кораллы көчләр ветераннарына хокукларын һәм пенсиягә өстәмәләрне кайтарырга вәгъдә иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз