Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутатлар гыйнварда мәктәп менюсына Яңа ел ризыкларын кертергә тәкъдим итә
Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков һәм депутат Сардана Авксентьева Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Поповага ел башында мәктәп менюсын үзгәртү инициативасы белән мөрәҗәгать итте. Парламентарийлар гыйнварның беренче ике уку атнасы дәвамында укучылар рационына традицион Яңа ел ризыкларын кертергә тәкъдим итә. Бу хакта РИА Новости яза.
Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, менюда мондый позицияләрне атнага бер-ике тапкыр өстәргә кирәк.
Хатта билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта мәктәпләрдә туклану кышкы каникуллардан соң ук стандарт форматка кайта һәм балалар өчен әһәмиятле Яңа ел мәдәниятен берничек тә чагылдырмый. Депутатлар балалар рационына рәсми рәвештә бәйрәм ризыкларын өстәргә кирәк, дип саный.
Аерым алганда, рөхсәт ителгән ингредиентлар һәм минималь майлылыкны кулланып, җиңел рецептура буенча «оливье» салатын әзерләргә тәкъдим ителә. Шулай ук төшке ашка бәйрәм символы буларак мандариннар кертү күздә тотыла.
Даванков һәм Авксентьева бу чараны гамәлгә ашыру ашханәләрдә өйдәге уңайлылык атмосферасын тудырырга һәм бәйрәм тойгысын озайтырга мөмкинлек бирәчәк, дип ышана. Бу, үз чиратында, укучыларга озак вакытлы ялдан соң уку процессына кайтуны психологик яктан җиңеләйтергә тиеш, диелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз