news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар гражданнарны Интернет аша кабул итә башларга мөмкин

РФ Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин парламентарийлар һәм төбәкләр элемтәсен дистанцион оештырырга тәкъдим итте.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасы депутатларының ел ахырына кадәр парламенттагы эшләреннән бүленмичә төбәктәге гражданнарны Интернет аша кабул итү мөмкинлеге тууы бар. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

РФ Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин җомга көнне утырышта Эшне оештыру һәм регламент палатасы комитетыннан «депутатның төбәктәге офисын» булдыру мәсьәләсе буенча эшләүне сорады.

Парламентның түбән палата рәисе парламентарийлар белән сайлаучыларның дистанцион элемтәсен булдыру мөмкинлеге киләсе елдан төбәкләрдә депутат ярдәмчеләре саны арту белән бәйле, дип билгеләп үтте. «Шунлыктан яңа коммуникацияләр куллану мөмкинлеген дә карап, шулар аркылы депутатның гражданнарны кабул итүен оештыруны карарга кирәк", - диде Володин. Ул әлеге төшенчәне «депутат офисы» дип билгеләргә һәм бу мәсьәләдә фикер алышырга һәм фракцияләрдә эшләп бетерергә, дип тәкъдим итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100