Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутатлар эш урыны буенча еллык парковка абонементлары булдырырга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасында «Яңа кешеләр» фракциясе депутатлары төркеме Россиянең барлык төбәкләрендә транспорт хуҗаларына эш урыны буенча парковкадан файдалану өчен еллык абонемент сатып алу мөмкинлеге булдырырга тәкъдим итте. Инициатива белән хат Транспорт министрлыгы башлыгы Андрей Никитинга юлланган, дип хәбәр итә ТАСС.
Мөрәҗәгать авторлары билгеләп үткәнчә, көн саен эшкә барганда парковка өчен чыгымнар шактый зур сумма тәшкил итә, чөнки машина йөртүчеләр парковка өчен сәгатьлек тариф буенча түләргә мәҗбүр.
Шуңа күрә эш урыны буенча еллык махсус парковка абонементларын гамәлгә кертергә тәкъдим ителә. Тәкъдим нигезендә, граждан дәүләт яисә муниципаль җирләрдә билгеләнгән гомуми файдаланудагы түләүле парковкалардан файдалану өчен абонемент сатып ала алачак. Моның өчен хезмәт мөнәсәбәтләре һәм эш урыны адресы расланырга тиеш булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз