Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Депутатлар Дәүләт Советы утырышында закон проектларының Төп законга тәңгәллеген тикшерә
Бүген Казанда алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 42нче утырышы уза. Көн тәртибенә 25 мәсьәлә (шуларның 16сы – республика, дүртесе федераль закон проекты) кертелгән.
Күпчелек мәсьәләләр республика законнарын федераль кануннарга һәм ТР Конституциясенә тәңгәлләштерү өчен әзерләнгән проектларга кагыла. Әйтик, Татарстанның аерым закон чыгару актларына, шулай ук дәүләт гражданнар хезмәте, дәүләт символлары, Дәүләт Советы депутаты статусы, республиканың аерым закон чыгару актларының үз көчен югалтуын тану турындагы законнарга үзгәрешләр кертү хакындагы канун проектлары беренче укылышка әзерләнгән.
Моннан тыш, депутатлар беренче укылышта кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, шәһәр төзелеше эшчәнлеге, баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар, матди булмаган мәдәни мирас, азык-төлек иминлеге турындагы кануннарга үзгәрешләр кертә торган закон проектларын, шулай ук Экологик кодекс һәм Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү хакындагы документларны караячак.
Көн тәртибенә шулай ук «Караучысызлыкны һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү системасының нигезләре турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә торган канун проектын Дәүләт Думасына тапшыру буенча Татарстан Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы да кертелгән.
Парламентарийлар Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, ТР Рәисе каршындагы эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закировның докладларын тыңлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз