Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Депутатлар Чаллыда сайлау участоклары эшен тикшерде
Чаллыда Россия Президентын сайлауларда тавыш бирү участокларында эш дәвам итә. Бүген аларның эше белән Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когонина, республика Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов һәм Шәһәр Советы депутаты Марат Мөхәммәдиев танышты.
Россия Дәүләт Думасы депутаты округында барлыгы 389 участок сайлау комиссиясе бар. Тавыш бирүне оештыруга һәм уздыруга якынча 3 мең кеше җәлеп ителгән. Әлфия Когонина сүзләренчә, гражданнарның конституция хокуклары үтәлүне шәхсән тикшерү мөһим.
Бүген алар 37 нче мәктәп сайлау участогында булды.
«Барысы да тиешенчә оештырылган. Барлык участоклар техник җайланмалар белән җиһазландырылган, видеокүзәтү алып барыла, күзәтүчеләр эше өчен мөмкинлек бар, урналар үтәкүренмәле, шуңа күрә кешеләр активлыкны бик теләп күрсәтә», – дип сөйләде Әлфия Когонина.
2137 нче участокта тавыш бирү штат режимында бара. Ниндидер хокук бозулар турында мәгълүмат булмаган.
«Тавыш бирүләр һәрвакыт югары дәрәҗәдә уза», – диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов.
«Бүген тавыш бирү бик актив бара, кичә Автозавод районында гражданнарның 32 проценты тавыш бирде. Бүген иртәнге сигездән үк гражданнар тавыш бирүне актив дәвам итә. Иминлек һәм бөтен шартлар булдырылган. Шуңа күрә бүген яхшы нәтиҗә көтәбез», – диде Автозавод районы башлыгы Винер Харисов.
Икенче участок – 16 нчы мәгариф үзәге булды.
«Халык сайлау участогына килә. Илебезнең, республикабызның, шәһәребезнең уңай үсеше дәвам итә. Моның өчен барысы да оештырылган», – диде Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когонина.
«Монда социаль ипотека йортлары бик күп, аларда медицина хезмәткәрләре яши. Бүген бәйрәм рухы сизелә, кешеләр гаиләләре белән килә, тавыш бирәләр, шул исәптән безнең коллегаларыбыз – медицина хезмәткәрләре дә килә», – диде Дәүләт Советы депутаты Марат Мөхәммәдиев.
2116 нчы участокта 2,1 меңнән күбрәк сайлаучы бар.
«Әйе, бездә иминлекнең бөтен шартлары үтәлгән. Камералар куелган. Алар онлайн режимда эшли. Шулай ук монда полиция хезмәткәрләре дә бар. Бернинди очраклар да булмады. Сайлаучылар килә, тавыш бирә. Алар үзләренең сайлау хокукы турында белә», – дип сөйләде № 2116 участок сайлау комиссиясе рәисе Ксения Әхмәтҗанова.
Россия Президентын сайлаулар 15 мартта башланды. Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, СИЗОларда, вокзалда һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
Татарстанда сайлау хокукы булган 3 миллион кеше яши. Сайлаулар уздыруны сайлау комиссиясеннән 22 мең кеше тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән күбрәк күзәтүче, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә эшли.
Россия Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 16 һәм 17 мартта дәвам итә. Аларда дүрт кандидат Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм хәзер дәүләт башлыгы булган Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз