news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар банк роумингын бетерү турында фикер алыша

Хәзерге вакытта төбәкләр арасында бер банк кысаларында акча күчергән өчен комиссия алына.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Бүген Россия Дәүләт Думасында беренче укылышта банк роумингын гамәлдән чыгару турындагы Хөкүмәт закон проектын караячаклар. Думага Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Без банк һәм банк эшчәнлеге турындагы законга үзгәрешләр кертәчәкбез, шулай ук чынлап та ачу китерә торган вазгыятьне җайга салачакбыз. Ул да булса - банк роумингы», - дип ачыклык кертте Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат.

Биредә сүз Россия төбәкләре арасында бер банк кысаларында акча күчергән өчен банк комиссияләре хакында сүз бара.

«Чынлыкта бездә икътисад бер урында тора, банклар исә шундый комиссияләр, эквайринглар һ.б. хисабына гаять зур табыш ала. Бу бик тә гадел үзгәреш һәм иртәгә без аны хуплаячакбыз», - диде Айрат Фаррахов.

Быелның октябрендә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия төбәкләре арасында акча күчергәндә комиссия алуны мәгънәсезлек дип атады. Ул ил төбәкләре арасында акча күчерү банклар өчен бернинди дә финанс йөкләмәсе түгел дип белдерде һәм әлеге вәзгыятьне җайга салырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100