news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар баланың бертуганнары укыган мәктәпкә урнашу хокукын законлаштыра

Законнарга кертелгән өстәмәләр балага бертуганнары укыган мәктәпкә урнашу хокукы бирә, әмма пропискадагы бала өстенлеккә ия булып кала.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Бер гаилә балалары бер мәктәптә укырга хокуклы, ләкин өстенлек прописка буенча шушы мәктәпкә беркетелгән балаларга бирелә. Бүген Дәүләт советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты утырышында Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 45нче статьясына һәм “Мәгариф буенча” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү проекты каралды.

Законнардагы үзгәрешләр балага өлкән бертуганы укыган мәктәпкә алыну хокукы бирәчәк. Бу прописка буенча әлеге мәктәпкә беркетелмәгән балалар өчен әһәмиятле.

Депутатлар бер урынга пропискадагы бала һәм апа-абыйлары укыган мәктәпкә килергә теләүче бала дәгъва итсә, өстенлекнең кайсына бирелү мөмкинлеге буенча ачыклык кертүне сорадылар.

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина әлеге территориягә беркетелгән балада өстенлек булуын ассызыклады. “Әгәр андый балалар арасында бертуганнары бу мәктәптә укучылар бар икән, алар, әлбәттә, өстенлектә. Ә инде бу территориягә беркетелмәгән балалар 1 июльдән мәктәпкә урнаштырыла ала, ягъни алар пропискадан булганнардан өстенрәк була алмый”, - диде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле мәктәпкә караган территориядә күпме бала барлыгына күзаллаулары булуын искәртеп узды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100