news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар балалар бакчаларына чират төзү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә

Агымдагы ел азагында гына өч яше тулган балалар бакчага киләсе елда гына эләгә алуы проблемасы күтәрелде.

Депутатлар балалар бакчаларына чират төзү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә
архив / Александр Эшкинин

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары балалар бакчаларына чират формалаштыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кирәк дип саный. ТР Дәүләт Советының 47нче утырышында парламентарийлар исеменнән Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин чыгыш ясады.

«Яңа балалар бакчалары төзү, вариатив формалар үсеше, дәүләт-хосусый партнерлык ярдәмендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар даими артып тора. Балалар бакчаларына чират проблемасы акрынлап хәл ителә. Ләкин балаларына ноябрь, декабрьдә генә өч яшь тулган ата-аналар проблемага юлыга. Алар балалар бакчасына юлламаны киләсе елда гына ала», - диде Альберт Хәбибуллин.

Ул әни кешенең баласына өч яшь тулгач эшкә чыгарга тиешлеген искәртте. «Бу сорауга игътибар бирүегезне һәм балаларның чиратын формалаштырганда, группалар комплектланганда балаларның яшен исәпкә алу кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү мөмкинлеген каравыгызны сорыйбыз», - диде Хәбибуллин.

Депутат чыгышында күптән түгел яшүсмерләрне кыйнау фактлары ачыкланганына тукталды. «Экспертлар бу мәрхәмәтсезлек очракларын укучыларның оешкан җинаятьчел группировкаларга җәлеп ителүе белән бәйли», - диде. Моңа бәйле рәвештә, группировкалар феномены белән кабат очрашмас өчен, Татарстан Хөкүмәтенә профильле министрлыкларның яшьләр даирәсендә профилактик эшен көчәйтүне тәкъдим итте.

Альберт Хәбибуллин мәктәпләрне штаттагы психологлар белән тәэмин итүгә игътибар бирергә кирәклеген әйтте. Өстәмә белем, спорт белән шөгыльләнү һәр гаилә өчен үтемле булырга тиеш, диде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100