Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Депутатлар бәби-боксларны урнаштыру хокукын төбәкләргә бирергә тәкъдим итә
Проект авторлары аңлатма язуында Россиядә хәзер берничә дистә бәби-бокслар эшләвен җиткергән.
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасының "Бердәм Россия" фракциясе депутатлары Оксана Пушкина, Ирина Роднина һәм Елена Вторыгина, шулай ук Федерация Советы әгъзасы Вадим Тюльпанов парламент каралышына субъектларда бәби-бокслар урнаштыру кирәкме-юкмы икәнен төбәк хакимиятләренең үзләренә хәл итү мөмкинлеге бирү турындагы закон проектын кертә. Документлар пакеты Дума электрон базасында басылган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Проект авторлары аңлатма язуында билгеләп үткәнчә, Россиядә хәзер берничә дистә бәби-бокслар эшләвен җиткерә. Үзе үстерәсе килмәгәндә, әни кеше аноним рәвештә яңа туган баласын биредә - махсус урында калдырып китә. Шуның белән бергә, парламентарийлар законда андый урыннарны куллану тәртибе хокукый яктан каралмаган булуын, таләпләр һәм куркынычсызлык кагыйдәләре билгеләнмәвен җиткерә.
"Закон проектында Россия субъектларына мөстәкыйль рәвештә мәдәни һәм җирле традицияләрне истә тотып, төбәктә аноним рәвештә бала калдыру урынын, ничә данәдә буласын һәм кую тәртибен билгеләргә тәкъдим ителә", - диелгән аңлатма язуында.
Әгәр дә төбәктә андый урын кирәкми дип табалар икән, андый закон кабул ителми һәм аноним рәвештә яңа туган бала калдыру урыннары билгеләнми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз