Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутатлар азартлы уен йортлары турындагы закон проектын тикшерә башлады
Депутатлар азартлы уен йортлары турындагы закон проектын тикшерә башлады
(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Парламентарийлар республикада уен автоматларының артык күп таралуы белән бәйле кискен социаль проблема белән җитди шөгыльләнергә карар итте. Бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты утырышында “Татарстан Республикасы территориясендәге азартлы уен йортлары эшчәнлеген көйләү турында”гы республика законы проекты каралды.
Закон проектын Татарстан Дәүләт Советы депутатларыннан, башкарма хакимият, шул исәптән ТР Эчке эшләр министрлыгы вәкилләреннән торган эшче төркем эшләгән. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, федераль законнар җыелмасында әлегәчә уен йортларын оештыру, эшчәнлеге һәм тотуның бердәм кагыйдәләре һәм аларга лицензия таләпләре эшләнмәгән.
Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты рәисе Александр Гусев сүзләренә караганда, узган ел республикада уен салоннарында 84 җинаять кылынган. Аларның күпчелеге авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр категориясенә керә: үтереш, талау, һөҗүм итеп талау, куркытып акча алу. Агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча, мондый җинаятьләрнең кискен артуы күзәтелгән, 30дан артык җинаять эше кузгатылган. Комитет әгъзалары җәмгыять өчен уен йортлары индустриясенең әхлакый куркынычын билгеләп үтте. “Кешеләр акчаларын гына оттырып калмый, машиналарын, фатирларын, йортларын саталар. ТР Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2004 елда эзләү игълан ителгән 700 балигъ булмаган яшүсмернең 70е компьютер салоннарында табылган”, - дип билгеләп үтте Александр Гусев.
Бүген Татарстанда ТР Министрлар Кабинетының 2002 елгы “ТРда уен бизнесын дәүләти көйләүне камилләштерү турында”гы карары белән расланган уен йортларын һәм тотализаторларны оештыру һәм тотуның вакытлы кагыйдәләре гамәлдә йөри. Шул ук вакытта әлеге кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылык та юк. Эшләнгән закон проектының максаты – азартлы уеннар һәм париларны оештыру буенча эшчәнлек төрләрен, уен йортларына гомуми һәм махсус таләпләрне билгеләү.
Закон проектында булган җитешсезлекләрне билгеләп үтеп, депутатлар, шулай да, аны Дәүләт Советы сессиясенә кертү турында бертавыштан риза булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз