news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар армиягә чакырылышка килмәгән өчен штрафны арттырырга тәкъдим итте

Армиягә чакырылышка килмәгән һәм хәрби билетны югалткан өчен штрафны арттыру инициативасын Дәүләт Думасына керттеләр.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Еврей автономияле өлкәсенең закон чыгару җыены армиягә чакырылышка килмәгән ир-атлар өчен штрафны арттырырга тәкъдим итте. Шул турыдагы закон проекты Россия Дәүләт Думасына кертелгән һәм Закон чыгару эшчәнлеген тәэмин итү системасы сайтында чыкты

Депутатлар чакыру буенча килмәгән, медицина тикшерүе узарга теләмәгән, шулай ук хәрби билетны бозган яки югалткан егетләргә 3 мең сумга кадәр штраф салырга тәкъдим итә.

Шулай ук закон проектында вазифаи затлар өчен дә 1 меңнән алып 3 мең сумга кадәр штраф салырга тәкъдим ителә. Алар хәрби комиссариатка хәрби учетта торган яки торырга тиешле гражданнар турында хәбәр итмәгән очракта штраф түләргә тиеш була.

Штраф санкцияләре 2007 елдан бирле үзгәрмәгән. Шуңа күрә хәрби хисап турындагы законны күпләп бозалар. Бу исә комиссариатка вазифаларын үтәүне кыенлаштыра.

  • Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссары Шамил Ханнанов чакырылыштан баш тартучылар һәм сәламәтлек буенча булмаган проблемаларга зарланучылар саны артуын әйткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100