Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Депутатлар армиядә хезмәт иткән вакытны эш стажына кертергә тәкъдим итә
«Армиядә хезмәт итү чоры дәүләт һәм җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия булу сәбәпле, ул пенсиягә чыккан вакытта гадәти эштән дә түбәнрәк бәяләнмәскә тиеш», — ди Андрей Турчак.
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен армиядә хезмәт итү срогын эш стажына кертергә мөмкинлек бирә торган закон проекты Дәүләт Думасы каравына тапшырылган. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Telegram-каналы хәбәр итә
«Армиядә хезмәт итү чоры дәүләт һәм җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия булу сәбәпле, ул пенсиягә чыккан вакытта гадәти эштән дә түбәнрәк бәяләнмәскә тиеш», — дип белдерде проект авторларының берсе, «Бердәм Россия» партиясе генераль советы секретаре Андрей Турчак.
Бүгенге көндә эш стажы 42 елдан ким булмаган ир-атлар һәм стажы 37 ел тәшкил иткән хатын-кызлар вакытыннан алда лаеклы ялга чыгу хокукына ия. Эш стажына бары тик эштә булган чор һәм больничныйлар гына кертелә.
Яңа закон проекты, кабул ителгән очракта, 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз