news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Депутатлар Алабуга мэрын сайлады

Шул ук вакытта Илшат Гафуров Алабуга шәһәре Советы депутаты да булып кала

(Алабуга, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлшат Солтанова). Бүген Алабугада шәһәр советының XXIX сессиясе узды. Көн үзәгенә шәһәр мэрының отставкага китүе, яңа мэр һәм район Советына шәһәр советы вәкилен сайлап кую мәсьәләләре куелган иде. Алабуга мэры Илшат Гафуров яңа эшкә күчү сәбәпле, отставкага китте. Бу вазыйфага Валерий Чершинцев кандидатурасы тәкъдим ителде. Шәһәр советы депутатлары аны яклап бертавыштан “әйе” дип тавыш бирде.
Шул ук вакытта Илшат Гафуров Алабуга шәһәре Советы депутаты да булып кала. Моннан тыш, депутатлар аны район Советына вәкил итеп сайлады, шулай итеп ул Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры итеп сайлануга карамастан, шәһәр һәм район тормышында катнашуын дәвам итәчәк.
Искә төшереп үтәбез, бүген Алабуга муниципаль районы Советы сессиясендә Илшат Гафуровның район башлыгы буларак отставкага китүе кабул ителде. Утырышта Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, бер үк вакытта башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы да билгеләнде. Ул - бүгенге көнгә кадәр ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Геннадий Емельянов.
Валерий Сергеевич Чершинцев 1962 елның 8 августында Буада туган. Ул Эчке эшләр министрлыгының Югары юридик мәктәбен, РФ Эчке эшләр министрлыгының Идарә академиясен тәмамлаган. Запастагы милиция подполковнигы. 1999–2001 елларда Алабуга шәһәре һәм районы Эчке эшләр бүлеге башлыгы булып эшләгән. 2005 елдан башлап Алабуга муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләнгән. Өйләнгән, ике кызы бар.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100