news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар Аксубай районында авыл хуҗалыгы программасын гамәлгә кертү турында фикер алышты

Бүген ТР Дәүләт Советында парламентның Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты “2008-2012 елларга ТРда авыл хуҗалыгын үстерү” республика максатчан программасын тормышка ашыруга күзәтчелек итү буенча комисссиясе белән уртак утырышын

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында парламентның Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты “2008-2012 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү” республика максатчан программасын тормышка ашыруга күзәтчелек итү буенча комисссиясе белән уртак утырышын уздырды. Утырышны комитет рәисе Валерий Васильев алып барды.

Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрнең берсе республиканың Аксубай районында “2008-2012 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү” республика максатчан программасын тормышка ашыру белән бәйле иде. Әлеге мәсьәлә буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Якушкин һәм Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов чыгыш ясады.

2009 елда районда, терлекчелекне үстерү программасын гамәлгә кертү кысаларында, эре мөгезле терлекнең баш санын - бер процентка, сөт җитештерүне - 10 процентка, ит әзерләүне 8 процентка арттыру көтелә.

Аксубайда терлекчелек белән шөгыльләнүнең алдынгы технологияләре актив кертелә, терлекчелек биналары төзекләндерелә һәм яңартыла, терлекне салкын ысул белән үстерү өчен яңа урыннар булдырыла. Мәсәлән, шундый биналар 2008 елда – 1600, 2009 елда 900 баш терлек өчен төзелгән. Хайваннарның баш санын арттыру һәм генетик потенциалын яхшыру максатында, 2008 елда – 600, быел 740 баш токымлы бозау һәм таналар сатып алынган. Эре мөгезле 3000 баш терлек өчен яңа сөт комплексы төзелә. Районда алга таба да терлекчелек комплексларын төзекләндерү һәм яңарту, заманча сөт саву, сөтне суыту һәм маханикалаштырылган азык тарату аппаратларын кертү буенча эшне дәвам итәргә ниятлиләр.

Аксубайда крестьян-фермер хуҗалыклары актив үсә, шәхси хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү артуга бара. Бигрәк тә бу ит һәм сөт җитештерүдә ачык чагылыш тапкан.

Хәзерге вакытта терлекчелек комплекслары тулысынча кышкы режимда эшләрлек итеп корылган. Шулай ук хайваннарга азык кирәк кадәр әзерләнгән.

Районда 91948 гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар, шуның 81576 гектары – сөрү җирләре. Бу ел 23 мең гектарда уҗым игелгән. Белгечләр фикеренчә, ахыргы елларда уҗымнар тотрыклы уңыш китерә. Шуңа күрә аларны игү мәйданын арттыру үз-үзен аклый дип санала.

Билгеле: авыл хуҗалыгы үсеше өчен төп фондларны яңарту да зарур, шунсыз тузган материаль база проблемасын хәл итеп булмый. Бу нисбәттән районда 18 процент – тракторлар, 20,5 процент комбайннар паркы яңартылган. Яңа техника нигездә «Вамин-Аксу», «Аксу-Агро», «Актай» агрофирмаларында эшли.

Камил Гыйльманов сүзләренчә, 2008 елда республика бюджетыннан, районның авыл хуҗалык тармагын үстерү өчен, 428 млн. сум акча бирелгән. Алар терлекчелек продукциясен җитештерүдәге бер өлеш чыгымнарны каплауга, дизель ягулыгы, минераль ашламалар, затлы орлыклар алуга һәм башка чыгымнарны бетерүгә җибәрелгән. Агымдагы елның 9 аенда хуҗалыкларга 312 млн. сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100