news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар 2010 елга Казан шәһәре бюджеты проектын 833,7 млн.сум дефицит белән кабул итте

Бюджет керемнәренең 84,8 проценты керемнәргә салымнарга, чыгымнарының 62,8 проценты социаль-мәдәни өлкәгә кагыла

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Киләсе елга Казан шәһәре бюджетына керемнәрнең тулаем күләме 10,719 млрд. сум, чыгымнарның гомуми күләме 11,553 сум һәм бюджет дифициты, күп дигәндә, 833, 779 млн. сум булыр, муниципаль бурыч 8,337 млрд. сумнан артмас дип фаразлана.

Бүген Казан шәһәре Думасының 44 нче сессиясендә 2010 елга шәһәр бюджеты турындагы мәсьәлә буенча чыгыш ясаган шәһәр Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов шушы хакта шәрехләп, керемнәр салым һәм салым булмаган чыганаклардан 8,337 млрд. сум булып, шуның 7,073 млрд. сумы (84,8 процент) салымнардан керем һәм 1,263 млрд. сумы (15,2 процент) салым булмаган керемнәрдән булыр дип күзаллана, диде. Физик затлар кеременә, җиргә һәм җыелма  керемнәргә салымнар бюджет керемнәренең төп чыганагы булып тора һәм 95 процентын тәшкил итә. Аерым алганда, физик затларга керемнәрдән салым киләсе ел шәһәр бюджетына 3,963 млрд. сум (салымнардан алыначак барлык керемнәрнең 56 проценты) җир салымыннан 1,6 млн. сум, җыелма салымнардан 1,165 млрд. сум булыр дип көтелә. Бюджетка 201,3 млн. сум күләмендә дәүләт пошлинасы үзеннән өлеш кертер дип фаразлана.

Чыгымнар буенча мәсьәлә болайрак: бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләргә һәм дәүләт хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү 2009 елдагы дәрәҗәдә, азык-төлеккә һәм медикаментларга да шулай ук, ә коммуналь хезмәтләргә һәм социаль түләүләргә чыгымнар 10ар процентка югары, башка төр агымдагы чыгымнар 15 процентка кимрәк булыр дип планлаштырыла.

Җыеп кына әйткәндә, бюджет чыгымнарының 62,8 проценты социаль-мәдәни өлкәгә карала һәм 7,251 млрд. сум дип фаразлана. Шулардан 5,476 млрд. сумы (47,4 процент) мәгарифкә, 1,712 млрд. сумы (14,8 процент) торак-коммуналь хуҗалыкка, 593,387 млн. сумы (5,1 процент) сәламәтлек саклау, физик культура һәм спортка, 185,143  млн. сумы (1,6 процент) мәдәният, кинематография һәм массакүләм мәгълүмат чараларына һәм 423,721 млн. сумы (3,7 процент) икътисад белән 104,71 млн. сумы (1 процент)  социаль сәясәт өлкәләренә тотылыр дип карала. Болардан тыш, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 170 млн. сум күләмендә резерв фондын булдыру күздә тотыла.

Казан депутатлары, туаем алганда бюджет проектын беренче укылышта кабул итте һәм, өстәмәләр кертү өчен, тагын 50дән артык тәкъдим булды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100