news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар 12 апрельне ял көне итәргә җыена

Бу көнне яшьләргә космик җиңүләр турында фильмнарны бушлай күрсәтү, космоска багышланган күргәзмәләргә түләүсез кертү тәкъдим ителгән.

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”). Россия Дәүләт Думасында Космонавтика көнен – 12 апрельне ял көне итү тәкъдиме булган. Бу хакта Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитет башлыгы Михаил Дегтярев (ЛДПР) фракция исеменнән пленар утырышта чыгыш ясаганда җиткергән, дип хәбәр итә "Российская газета".

"Космонавтика көне милли бәйрәм, безнең интеллектның җиңү символы булырга тиеш, – дип белдергән парламент әгъзасы. Моннан тыш, ул бу көнне яшьләргә космик җиңүләр турында фильмнарны бушлай күрсәтү, космоска багышланган күргәзмәләргә түләүсез кертү мөмкинлеген булдыруны да тәкъдим иткән.

Искәртеп үтик, бәйрәм 1962 елның 9 апрелендә, дөньяда беренче тапкыр кешенең галәмгә  очу хөрмәтенә билгеләнгән. Әмма бүгенгә кадәр ул ял көне итеп билгеләнмәгән.

Михаил Дегтярев сүзләренчә, 1961 елның 12 апреле – масштаблы вакыйга һәм Юрий Гагарин белән Сергей Королев исемнәре мең, 10 мең елдан соң да онытылмаячак.

"Бу кешелек тарихындагы чик", – дип йомгаклаган чыгышын депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100