Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат югары уку йортларында белем алу бәяләренең артуын чикләргә тәкъдим итте
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов фикеренчә, Россия Хөкүмәте югары уку йортларында белем алу бәяләренең үсешен контрольгә алырга тиеш. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Миронов фикеренчә, белем алу бәясен арттыруның рөхсәт ителгән дәрәҗәсе инфляция дәрәҗәсе белән чикләнергә тиеш, ә кытлык зур булган белгечлекләр өчен бәяләрне бөтенләй арттырмаска кирәк.
Парламентарий билгеләп үткәнчә, югары уку йортлары ел саен белем алу бәясен күтәрә, шул ук вакытта, дәүләт учреждениеләре Мәгариф министрлыгы билгеләгән нормативларга йөз тота, ләкин еш кына аларга үзләренең һәрвакытта да нигезле булмаган бәяләрен өсти. 2024/25 уку елына минималь норматив якынча 105 мең сум тәшкил итә, әмма ахыргы суммалар бу саннан шактый артыграк булырга мөмкин. Депутат искәрткәнчә, коммерцияле югары уку йортларында бәяләрне берничек тә көйләмиләр һәм бу аларның контрольсез артуына китерә.
Моннан тыш, Миронов хезмәткә түләүдәге аермага да игътибар юнәлтте: аның сүзләренчә, ректорлар һәм аларның урынбасарларының хезмәт хаклары укытучыларның керемнәреннән шактый артып китә, һәм аларны җайга салу мәсьәләсе шулай ук дәүләтнең катнашуын таләп итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз