Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат ясалма фәһем аркасында хезмәткәрләрне эштән алудан якларга тәкъдим итте
Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Самылин Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка хезмәткәрләрне ясалма фәһем кертү белән бәйле эштән азат итүләрдән яклау механизмын булдыру тәкъдиме белән хат юллады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Парламентарий фикеренчә, хезмәт законнарының гамәлдәге нормалары һөнәри белем бирүнең гомуми процедураларын һәм штатны кыскартканда вакансияләр тәкъдим итү тәртибен күздә тота. Әмма, хатта билгеләп үтелгәнчә, вазифалары ясалма фәһем үсеше аркасында трансформалашкан яки юкка чыккан хезмәткәрләрне яклауның аерым механизмы хәзер юк.
Самылин технологик үзгәрешләр тиз һәм еш кына хаотик рәвештә бара, бу хезмәткәрләрне гарантияләрсез массакүләм эштән алу куркынычына китерергә мөмкин, дип күрсәтә.
Мөрәҗәгатьтә яңа цифрлы күнекмәләрне уңышлы үзләштергән хезмәткәрләрне яңа яки үзгәртелгән вазифаларга күчерү хокукын беркетү мөмкинлеген карау тәкъдим ителә.
Инициатива авторы фикеренчә, мондый алым компанияләр эчендә квалификацияле кадрларны саклап калырга һәм ясалма фәһем куллануны социаль куркынычка түгел, ә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү факторына әверелдерергә мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз