Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат яшь гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында сөйләде
Балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары Россия төбәкләрендә дәвам итә. Алар арасында – югары уку йортларындагы ана һәм бала бүлмәләре, социаль няня хезмәтләре, балалар товарларын прокатка бирү һәм яшь гаиләләргә түләүләр. Бу хакта Дәүләт думасының мәгариф комитеты әгъзасы, «Россия тәрбиячеләре» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Лариса Тутова «Парламент газетасы» белән әңгәмәдә хәбәр итте.
Ул кайбер төбәкләрдә мондый ярдәм чаралары гамәлдә булуын, ә ата-аналарга педагогик белем бирү акрынлап дәүләт мәгариф сәясәтенең бер өлешенә әверелүен сөйләде.
Депутат сүзләренчә, әгәр элек ата-анага әзерлек бары тик шәхси яки гаилә эше дип саналган булса, хәзер бу мәсьәлә дәүләт социаль һәм мәгариф көн тәртибенә ныграк кертелә.
Тутова шулай ук 2026 елда Россиядә югары уку йортлары студентлары өчен «Булачак ата-аналар мәктәбе» федераль проекты старт алачагын искәртте. Программа гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга һәм ата-ана күнекмәләрен үстерүгә юнәлдереләчәк. Курска балалар карарга өйрәтү керәчәк, ә дәресләрне практик белгечләр – педиатрлар, психологлар һәм репродуктологлар үткәрәчәк.
Ул билгеләп үткәнчә, ата-анага психологик әзерлек практик күнекмәләр кебек үк мөһим, шуңа күрә булачак ата-аналарга барлык дәрәҗәләрдә дә системалы ярдәм кирәк.
Моннан тыш, парламентарий мәктәпләрнең һәм гаиләләрнең бүген бер-берсе белән активрак хезмәттәшлек итүенә игътибар итте. Аның сүзләренчә, мәгариф учреждениеләре ата-аналарны тәрбия процессына ешрак җәлеп итә, әмма бу эшне системалырак итеп төзергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз