news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат яшь ата-аналарга балага һәм торакка чыгымнарны компенсацияләргә тәкъдим итте

Депутат яшь ата-аналарга балага һәм торакка чыгымнарны компенсацияләргә тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ»

Дәүләт яшь гаиләләргә балага чыгымнарын компенсацияләргә һәм торак мәсьәләсе белән ярдәм итәргә тиеш. Мондый чара россиялеләрне 18 яшьтән соң бала табарга этәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Евгений Федоров хәбәр итте.

Элегрәк Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Россия хатын-кызларын 18 яшьтән соң бала табарга чакырды. Аның фикеренчә, яшь чакта ук бала табу нормага әйләнергә тиеш.

«Гражданнарны 18 яшьтән үк бала табарга өндәргә кирәк. Әмма бу яшьтә кешенең эше, кереме, торыр урыны юк. Шуңа күрә яшьләргә бу мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итү мөһим. Мәсәлән, дәүләт балага чыгымнарны үз өстенә алырга тиеш: баланың ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган күләмдә дотация түләргә кирәк. Шулай ук дәүләт мондый гаиләләргә социаль торак бирә яки торак арендалау бәясен компенсацияли ала. Монда үз торагыңны булдыру һәм ипотека алу турында сүз дә була алмый. 18 яшьлек кешеләр өчен бу актуаль түгел. Әмма аларга торак проблемасын хәл итәргә ярдәм итәргә кирәк», - диде Федоров.

news_right_1
news_right_2
news_bot