news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат Яңа ел алдыннан балалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан түләү булдырырга тәкъдим итте

Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов Яңа ел алдыннан балалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан түләү булдырырга тәкъдим итте. Бу акча икътисадка китәр иде дип саный ул. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Әгәр дәүләт балалары булган гаиләләргә Яңа ел алдыннан бүләк сатып алу өчен акча бүлеп бирсә, бу алар өчен яхшы бүләк булыр иде», - диде ул РИА Новостига.

Парламентарий сүзләренчә, шулай ук мондый түләүләргә мохтаҗ булмаган балалы гаиләләр дә бар. Ул бу акчаларның да барыбер икътисадка китәчәген әйтте, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100