Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Депутат Ямпольская Татарстан Рәисенең юлламасы турында: Бик эчтәлекле, төгәл текст
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Татарстан Дәүләт Советына юлламасын Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Елена Ямпольская бик эчтәлекле, төгәл текст дип атады. Әлеге фикер белән ул үзенең телеграм-каналында уртаклашкан.
«Бик эчтәлекле, төгәл текст, акцентлар принципиаль мөһим урнаштырылган: Татарстанның махсус хәрби операциягә, хәрбиләр һәм аларның гаиләләре турында кайгыртуга, Россиянең яңа төбәкләренә ярдәм итүгә керткән өлеше; милләтара татулык, традицияләр, мәдәният. Ә инде аннан соң — сәнәгать, авыл хуҗалыгы, инвестицияләр, фән, мәгариф, кадрлар, төзелеш, юллар, финанслар», – дип язган ул.
Традиция буенча, зал Татарстанның иң яхшы педагог һәм медикларын, фермер һәм кече һәм урта бизнес вәкилләрен, мәктәп укучылары — фән олимпиадаларында һәм спорт ярышларында җиңүчеләрне сәламләде, дип өсти Ямпольская. «Әмма иң элек — данлыклы хәрби династияләр һәм алгы сафтан кайткан хәрбиләр. Шул исәптән, Татарстанның Алексеевск районында туган, легендар «Алеша» танкы командиры Рәсим Баксиков та. Аларны басып каршы алдылар. Бу онытылмаслык», — дип уртаклаша депутат.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов быел Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән 14 сентябрьдә мөрәҗәгать итте. Юлламаның тулы тексты «Татар-информ» һәм «Интертат» сайтларында бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз