Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Вольфсон ялларда шау-шулы эшләрне тыю турында искәртте
Россиянең күпчелек төбәкләрендә якшәмбе көнне һәм рәсми бәйрәмнәрдә шау-шулы төзелеш һәм ремонт эшләре тулысынча тыелган, ә шимбә көнне алар рөхсәт ителә, ләкин тәнәфес белән. Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Илья Вольфсон РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, шимбә көнне 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр ремонт рөхсәт ителә, әмма көндез, мәсәлән, 13:00-15:00 сәгатьләрдә мәҗбүри тәнәфес булырга тиеш. Төгәл вакытны тынлык турындагы төбәк законында тикшерергә кирәк.
Вольфсон аңлатканча, гражданнарның ялларда ял итү хокукы закон белән саклана. Шау-шу дәрәҗәсенең база санитария нормалары федераль законда беркетелгән, ә конкрет тынлык сәгатьләрен төбәк парламентлары билгели. Кагыйдәләр субъектка карап аерыла, ләкин асылы бер үк: ял һәм бәйрәм көннәрендә тынлыкка таләпләр эш көннәренә караганда катгыйрак.
Әгәр күршеләр закон бозса, депутат низагка кермәскә, ә полиция чакыртырга киңәш итте. Ул хәзер тынлыкны бозган өчен штрафларның шактый зур булуын, ә фатирларын даими рәвештә шау-шулы кичәләргә арендага бирүче закон бозучылар өчен гражданлык-хокукый җаваплылык каралуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз