Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат вакытыннан алда түләнә торган пенсия күләмен ничек исәпләргә икәнен аңлатты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Вакытыннан алда түләнә торган пенсия күләмен исәпләү формуласы мондый: фиксацияләнгән түләү + индивидуаль пенсия баллары бәясе. Бу хакта Дәүләт Думасының милек, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр мәсьәләләре комитеты рәисе Сергей Гавриловка сылтама белән RT хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, 2025 елда төп фиксацияләнгән түләү - 8,9 мең, ә бер пенсия баллы 145,69 сумга тигез. Өстәвенә, Төньякта эшләүчеләр һәм иждивенецлары булган пенсионерлар өстәмә акчага дәгъва итә, дип ачыклык кертте парламентарий.
Ул билгеләп үткәнчә, әгәр гражданинның стажы җитәрлек түгел икән, раслый торган документлары булмаса яки белдерелгән шартлар факттагы таләпләргә туры килмәсә, аңа вакытыннан алда пенсия билгеләмәскә мөмкиннәр. Әмма бу очракта россиялеләр яңадан карау өчен гариза тапшыра яки үз хокукларын яклау өчен судка мөрәҗәгать итә ала.
Гаврилов әйтүенчә, закон тарафыннан билгеләнгән таләпләрне үтәгән очракта, 2025 елда кайбер гражданнар өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы сакланачак.
«Пенсияне рәсмиләштерү документларны алдан әзерләүне, кирәкле стажны һәм хезмәт шартларын раслауны таләп итә. Әгәр баш тартсалар, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин, ә пенсия билгеләнгәннән соң түләүләргә хокукны югалтмыйча хезмәт эшчәнлеге алып бару рөхсәт ителә», - дип сүзен төгәлләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз