Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат вакытыннан алда пенсиягә чыгу шартларын аңлатты
Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек буенча комитеты әгъзасы Алексей Говырин Россиядә вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеге турында аңлатты. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
Алексей Говырин сүзләренчә, бары тик кайбер таләпләрне үтәгәндә генә билгеләнгән яшькә кадәр пенсиягә чыгып була. Болар һөнәргә, сәламәтлек торышына, социаль факторларга яки иминият стажы озынлыгына бәйле булырга мөмкин.
Хезмәт шартлары – пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен төп нигез булып кала, диде депутат. Зарарлы, авыр яки куркыныч хезмәт белән шөгыльләнә торган хезмәткәрләр, шулай ук җир асты һәм кайнар җитештерүдә эшләүчеләр пенсия яшен киметүгә өметләнә ала. Бу металлургларга, шахтерларга, химикларга, экстремаль температура шартларында һәм токсик шартларда эшләүчеләргә кагыла. Шулай ук мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре дә махсус исемлеккә кергән оешмаларда 25-30 ел эшләсә, пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына ия.
Авиация, тимер юл, театр, урман әзерләү өлкәләрендә, коткару һәм янгын сүндерү хезмәтләрендә эшләүчеләр өчен эш срогын исәпләүнең аерым тәртибе бар, бу да шулай ук пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы бирергә мөмкин.
Моннан тыш, Ерак Төньяк һәм шуңа тиңләшкән территорияләрдә яшәүчеләр өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына аерым игътибар бирелә. Ир-атлар 60 яшьтә, ә хатын-кызлар 55 яшьтә пенсиягә чыга ала, бу очракта төньяк стаж кимендә 15 ел һәм гомуми стаж ир-атлар өчен кимендә 25, ә хатын-кызлар өчен 20 ел булырга тиеш.
Говырин сүзләренчә, шулай ук биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызлар, инвалид бала тәрбияләүчеләр вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы. Кайбер очракларда сәламәтлек торышы буенча пенсиягә вакытыннан алда чыгу билгеләнергә мөмкин, мәсәлән, күз күреме буенча I төркем инвалидлар яки сирәк медицина диагнозы булган кешеләр өчен.
Говырин ачыклык керткәнчә, пенсиягә вакытыннан алда чыгудан файда хезмәт шартлары яки хезмәт стажы түләүләр күләменә зыян китермичә пенсия хокукларын тәэмин иткән очракта гына мөмкин. Әгәр пенсия социаль яки медицина сәбәпләре буенча тулы стажсыз рәсмиләштерелсә, түләүләр күләме киметелергә мөмкин. Говырин сүзләренчә, пенсиягә вакытыннан алда чыгу карары бу процессны җайга сала торган барлык нормаларны җентекләп исәпләүне һәм белүне таләп итә.
Олы буынга ярдәм итү «Гаилә» илкүләм проект максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз