Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат үз-үзеңә онлайн-лотереяләрдә катнашуны тыю механизмын кертергә тәкъдим итте
Россиядә үз-үзеңә онлайн-лотереяләрдә катнашуны ирекле тыю механизмын кертергә тәкъдим иттеләр. Мондый инициатива белән Гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре буенча комитет башлыгы Яна Лантратова РФ финанс министры Антон Силуановка мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Ведомости» яза.
Мөрәҗәгатьтә билгеләп үтелгәнчә, цифрлаштыру лотереяләрдә катнашу мөмкинлеген уңайлырак итте, бу исә импульсив чыгымнар һәм бәйлелеккә һәвәс кешеләрне җәлеп итү куркынычын арттыра.
Лантратова ассызыклаганча, дәүләт комарлы уеннар өлкәсендә гражданнарны яклау буенча адымнар ясый, әмма онлайн-лотереяләр өчен шундый ук механизм әлегә юк. Аның фикеренчә, мондый сервислар күп яктан комарлы уеннарга охшаш.
Депутат «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки күп функцияле үзәкләр аша активлаштыру мөмкинлеге булган ирекле үз-үзеңне яклау инструментын кертергә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз