news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат уку йортын кызыл диплом белән тәмамлаучыларга салым ташламасы бирергә тәкъдим итә

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов югары уку йортларын кызыл диплом белән тәмамлаучылар өчен алган белгечлек буенча эшкә урнашканнан соң беренче өч ел дәвамында күрсәтелә торган федераль ярдәм чарасы кертү инициативасы белән чыгыш ясады. Бу хакта мөрәҗәгатен ул Россия премьер-министры Михаил Мишустинга юллаган, дип хәбәр итә «ТАСС».

Миронов мөрәҗәгатендә югары яки урта һөнәри белем бирү учреждениесен кызыл диплом белән тәмамлаган яшь белгечләр өчен адреслы федераль ярдәм кертү мөмкинлеген карарга тәкъдим итә.

Әлеге чара уку йортын тәмамлаганнан соң Россия территориясендә дипломда күрсәтелгән белгечлек буенча эшкә урнашканнан соң беренче өч ел дәвамында күрсәтелергә тиеш.

Сүз яшь белгечләрнең салымнарын тотып калу турында бара. Инициатива авторы фикеренчә, бу яшьләрнең керемнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, яшьләргә уку йортын тәмамлаганнан соң беренче елларда керемнәрен янга калдырырга ярдәм итү аларның гаилә кору һәм балалар табу теләген арттырачак, дип саный депутат.

news_right_1
news_right_2
news_bot