news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат: Тулай торак өчен түләү стипендиянең 10 процентыннан артмаска тиеш

Студентларның тулай торакларда яшәү бәясе стипендия күләменең 10 проценттан артмаска тиеш. Мондый фикерне «ТАСС» белән әңгәмәдә Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр өчен югары белем алу мөмкинлеге мәсьәләсен шәрехләп белдерде.

Депутат сүзләренчә, чит шәһәрләрдән килгән барлык студентларга уку башланганнан соң ук тулай торакларда урын бирергә кирәк. Миронов югары уку йортлары каршында студентлар өчен арзанлы торак җитәрлек күләмдә булырга тиеш дип саный.

Парламентарий шулай ук гамәлдәге чикләүләр турында да әйтте, аның нигезендә абитуриентлар бер үк вакытта документларны биш югары уку йортына тапшыра ала. Миронов билгеләп үткәнчә, мондый лимитны гамәлдән чыгару мөмкинлеге турында эксперт бергәлеге белән фикер алышырга мөмкин, әмма биш югары уку йорты, аның фикеренчә, сайлау өчен җитәрлек.

Ул аңлатканча, абитуриент документлар тапшыруны төрле дәрәҗәдәге югары уку йортлары арасында бүләргә мөмкин – мәсәлән, бер абруйлы университет, берничә урта дәрәҗәдәге югары уку йорты һәм укырга керү мөмкинлекләрен арттыру өчен тагын берничә уку йорты.

news_right_1
news_right_2
news_bot