Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат туганнарга ярдәм итү өчен яңа төр ял кертергә тәкъдим итте
ЛДПР партиясе рәисе Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге депутатлар һәм сенаторлар төркеме хезмәткәрләргә туганнарына ярдәм итү өчен ике көнлек ял бирүне күздә тоткан закон проектын Дәүләт Думасына кертте. Документ Думаның электрон базасында урнаштырылган, дип хәбәр итә «Российская газета».
Депутатлар РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертергә тәкъдим иттеләр. Алар нигезендә, хезмәткәргә ярдәмгә мохтаҗ якын туганнарын медицина оешмаларына илтеп кайту кирәк булган очракта, эш бирүче аның язмача гаризасы буенча ике календарь көнгә кадәр ял бирергә тиеш булачак. Ял алган очракта хезмәт хакын сакланмаячак.
Аңлатма язуында әйтелгәнчә, эш бирүчеләр мондый очракларда ял бирүне һәрвакытта да хупламый. Кайвакытта алар хезмәткәрнең эш урынында булмавын шелтә яки эштән азат итү өчен нигез итеп куллана, чөнки эшкә килмәү акты соңрак төзелергә мөмкин.
Депутатлар тәкъдим иткән бу чара хезмәткәрләргә өстәмә гарантияләр бирергә һәм аларның хокукларын алдан якларга тиеш, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз