news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат Татьяна Воропаева: Заманында татар телен өйрәнмәвебез бик кызганыч

Депутат федераль закон проектына карата фикерен белдереп: “Закон проекты кешеләрне бер-берсеннән ерагайта, читләштерә”, - диде.

Депутат Татьяна Воропаева: Заманында татар телен өйрәнмәвебез бик кызганыч
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева татар телен өйрәнмәвенә үкенечен белдерде. “Заманында татар телен укымавыбыз бик кызганыч”, – дип белдерде ул бүген сессия утырышында. Биредә “Россия Федерациясендә Мәгариф турында” законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты буенча фикер алышу булды.

“Мин телләрне укыту белән бәйле шушы закон проекты кертелүгә, бу гаделсезлеккә гарьләнәм. Мин, инициаторлар күп милләтле халыклар өчен иң кадерле, изге төшенчәләргә кул сузды, дип саныйм”, - дип Татьяна Воропаева туган телне факультатив буларак кына укытуга каршы булуын әйтте. “Бу укытучылар кыскаруга да китерәчәк”, - дип саный ул. Телне укытырга кирәклеген, ләкин рус теллеләргә татар телен сөйләм дәрәҗәсендә өйрәтү буенча программаларны үзгәртү кирәклеген дә белдерде. “Нигә без, кайгы килсә – бердәм, тел мәсьәләсе килдеме – уйлап чыгара башладык. Бүген безнең укучылар телне өйрәнүнең никадәр әһәмиятле булуын аңлап бетерми. Төрле өлкәләрдә эшли башлагач, аннары, һичшиксез, аңлаячаклар. Мин үзем дәүләт эшемдә шуңа юлыктым. Авылга барасың, авыл җирлегендә авыл хезмәтчәннәрен аларның туган телләрендә бик тәбриклисе килә, алар белән татарча сөйләшәсе килә. Заманында татар телен укымавыбыз бик кызганыч. Миңа тормышта бик яхшы бер ханым белән очрашырга туры килде. Бүген ул инде юк, әмма күңелемдә ниндидер бер хис калды. Мин аңа килгәндә бераз аралашырга тырыша идем, ул мине каршы алып, “эх, татарча” дип өзгәләнә иде. Аның бик тә аралашасы килә иде минем белән. Кызганыч, берничә сүздән кала, мин аның белән озаклап сөйләшә алмый идем”, - дип хатирәләрен яңартты депутат.

Воропаева тел кирәк булачагы турында уйларга кирәклеген әйтә. “Оныгым татар телендә җырлар җырлап йөри, мин инде шуңа сөенәм, бакчада гына түгел, мәктәптә дә өйрәнсеннәр иде, дим. Инглиз телен өйрәнү беркемдә шик уятмый бит. Безнең татар кардәшләребезгә ихлас мөнәсәбәт кая соң? Минемчә, бу закон проекты иң кыйммәтле әйберне – ана телен кисә. Без татарлар белән янәшә яшибез икән, язмышларыбыз да бәйләнгән икән, без татар телен белергә тиеш дип саныйм. Проблема нидә – аңламыйм. Бүген бу закон проекты кешеләрне бер-берсеннән ерагайта, читләштерә, дип саныйм. Тел өлкәсендәге санкцияләр аңлашылмый. Сәгатьләр саны һәм ничек укытуны үзебезнең карамакка бирсәләр иде... Хөрмәтле инициаторлар, ата-аналар, әйдәгез, балаларыбызның киләчәге турында уйлыйк”, - дип мөрәҗәгать итте парламентарий.

“Хөрмәтле депутатлар, сәламәтлек, шатлык, бәхет телим сезгә!” – дип тәмамлады Татьяна Воропаева татар телендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100