news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат Таһир Һадиев: Авыл - кеше капиталы бирә торган зур донор

Дәүләт Советы вәкиле белән әңгәмә республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның парламентка булган еллык юлламасына багышланган иде.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Без авылга түләп бетермәслек бурычлы, дигән фикер җиткерде Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Таһир Һадиев "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә. Əңгәмә республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның парламентка булган еллык юлламасына багышланган иде.

Закон чыгару органы вәкиле фикерен түбәндәгечә аңлатты.

"Нинди генә сугышлар булмасын, һәрвакыт авылдан киткән солдат, авылдан киткән матрос, армиянең төп нигезе булып торды. Безнең Братский ГЭС булсынмы, БАМ булсынмы, шахталармы, Магинтогорск булсынмы, КАМАЗ булсынмы - алар бөтенесе дә бит авылдан киткән безнең егет-кызларыбыз хисабына күтәрелде. Шуның өчен авыл бик күп еллар дәверендә Россия Федерациясендә дә, Татарстан республикасында да кеше капиталы бирә торган зур донор, - ди депутат. - Авылга без түләп бетерми торган дәрәҗәдә бурычлы дип уйлыйм мин. Безнең милли аңыбызны да, гореф-гадәтләребезне дә, риваятьләрне дә, күңелле һәм милләтне милләт итә торган мөмкинлек әлбәттә бары тик авылда гына чагыла. Авылда анда бүтән төрле сөйләшәләр, күршесе белән күршесе күрше хакы – Алла хакы дип яши. Һәр елганың, һәр кешенең тарихын белеп, икенче мохиттә яшиләр. Əлбәттә, моны саклау бөтенебез өчен дә зур бурыч".  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100