Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Депутат студентларга унөченче стипендия бирергә тәкъдим итте
Дәүләт Думасы депутаты Александр Мажуга сүзләренчә, стипендиягә Яңа елга өстәмәне унөченче хезмәт хакына охшаш итеп бирергә була. Бу турыда ул РИА Новости сайтына сөйләгән.
«Стипендия күләме үзгәрешле. Унөченче хезмәт хакы белән аналогия буенча, бер стипендия күләмендә бирергә була», – ди ул.
Бу мәсьәләдә югары уку йортлары автономияле хокукка ия. «Безнең стипендия фонды бар. Ул еш кына ел азагына экономияләнә, күп кенә университетлар шулай эшли дә, алар ел азагында унөченче стипендия ясый. Минемчә, бу дөрес, яхшы инициатива, ләкин югары уку йортлары хәзер моны үз компетенцияләре кысаларында эшли ала», – ди ул.
Фән министрлыгы сайтында күрсәтелгәнчә, 2022 елда югары уку йортлары укучылары өчен дәүләт академик стипендиясе күләме 1 755 сум, социаль стипендия 2 634 сум. Дәүләт стипендиясеннән тыш, студентлар һәм аспирантлар укуда һәм фәнни эшчәнлектә югары уңышка ирешсә, президент, хөкүмәт, шулай ук исемле стипендия алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз