Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Стенякина 2027 елда ял алу өчен иң отышлы айларны атады
2027 елда чираттагы ялны март, апрель, июль, август, сентябрь һәм декабрь айларына планлаштыру иң отышлысы булачак, чөнки стандарт биш көнлек эш атнасында бу айларның һәркайсы 22шәр эш көненнән тора. Дәүләт Думасы депутаты Екатерина Стенякина РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, ял даталарын сайлаганда календарь айдагы эш көннәре санын исәпкә алырга кирәк: санап үтелгән айларда хезмәт хакы һәм отпуск акчасы арасындагы аерма минималь булачак. Стенякина аңлатканча, хезмәт хакы - айдагы эш көннәре, ә отпуск акчасы соңгы 12 айдагы уртача эш хакы һәм чираттагы ялның календарь көннәре саны буенча исәпләнә. Шуңа күрә айда эш көннәре никадәр азрак булса, һәр эш көне дә шулкадәр кыйммәткәрәк төшә, һәм шундый вакытта ялга киткәндә хезмәткәр керемен югалтырга мөмкин.
2027 елда чираттагы ялны гыйнвар (15 эш көне), февраль һәм май (19ар эш көне), ноябрь (20 эш көне) айларында рәсмиләштерү иң отышсыз вариант булачак, дип өстәде парламентарий.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз