news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат Стенякина кемнәрнең вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хакы барлыгын әйтте

Авыр һәм аеруча зарарлы производстволарда эшләүчеләр, Ерак Төньякта яшәүчеләр, зур хезмәт стажы һәм пенсия баллары булган аналар, шулай ук кайбер һөнәр вәкилләре Россиядә вакытыннан алда пенсиягә чыгуга исәп тота ала. Дәүләт Думасының хезмәт комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аеруча зарарлы производстволарда (мәсәлән, күмер чыгару сәнәгатендә, металлургиядә, нефть эшкәртүдә) эшләүче хатын-кызлар 15 ел стажы булса хезмәт эшчәнлеген - 45 яшьтә, ә ир-атлар 20 ел стажы булса 50 яшьтә тәмамлый ала. Авыр тармаклар өчен бу чик хатын-кызлар өчен - 50 яшь (хезмәт стажы 20 ел булса), ир-атлар өчен 55 яшь (25 ел) тәшкил итә.

Стенякина билгеләп үткәнчә, Ерак Төньякта хезмәт куючы гражданнар, әгәр бу территорияләрдә тиешле срок эшләсәләр, билгеләнгән яшьтән биш елга иртәрәк пенсиягә чыгарга мөмкин. Әйтик, ир-атлар Төньякта кимендә 15 ел (яки аңа тиңләштерелгән төбәкләрдә - 20 ел) эшләргә һәм гомуми стажы кимендә 25 ел булырга тиеш.

Шулай ук, депутат искәртеп үткәнчә, медицина хезмәткәрләре, укытучылар һәм артистлар да вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы. Әмма аларга пенсияне таләп ителгән стаж тулганнан соң биш ел узгач кына түлиләр. Мәсәлән, табибларга авыл җирендә - 25 ел яки шәһәрдә 30 ел эшләргә кирәк. Укытучыларга 25 ел педагогик эшчәнлек, ә артистларга сәхнә эшенең характерына карап 15-30 ел да җитә.

Стенякина искәрткәнчә, өч һәм аннан күбрәк бала тапкан, 15 ел иминият стажы һәм 30 пенсия баллы туплаган хатын-кызлар вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия. Өч бала өчен пенсия яше - 57, дүрт бала өчен – 56, биш һәм аннан да күбрәк бала өчен 50 яшькә кадәр кими. Күрү сәләте буенча I төркем инвалидлар, 15 һәм 10 ел эшләсәләр, 50 яшьтән (ир-атлар) һәм 40 яшьтән (хатын-кызлар) вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы.

Инвалид баланың әти-әнисе дә пенсиягә иртәрәк чыга ала: әтисе 20 ел стажы булса - 55 яшьтә, әнисе 15 ел стажы булса - 50 яшьтә. Шулай ук инвалид балаларның опекуннары да вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия: алар өчен пенсия яше опеканың һәр 1,5 елы өчен бер елга кими. Шул ук вакытта, әгәр стаж һәм пенсия баллары буенча таләпләр үтәлсә, ир-атлар пенсиягә - 55 яшьтән, ә хатын-кызлар 50 яшьтән чыга ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot