news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Депутат СССР халыкларының милли киемнәре белән уенчыклар бәйгесе үткәрергә тәкъдим итә

2027 елда Советлар Союзы оешуга 105 ел тулу алдыннан СССР халыкларының традицион ир-ат һәм хатын-кыз костюмнарында уенчыклар ясау буенча конкурс үткәрү тарихи хәтерне саклауга ярдәм итәргә мөмкин. Мондый фикерне Дәүләт Думасы депутаты Николай Новичков белдерде, ди яза ТАСС.

Ул 2026 елда союз республикалары халыклары костюмнарын тәкъдим итүче 15 пар уенчык ясау буенча конкурс оештырырга тәкъдим итте. Бер үк вакытта, аның сүзләренчә, Россия халыкларының милли костюмнарындагы 105 пар уенчыктан торган коллекция булдырырга мөмкин.

Новичков хәбәр иткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәреннән соң инициативаны ул сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алихановка җибәрергә планлаштыра. Аның фикеренчә, профильле ведомство рәссамнар һәм дизайнерлар катнашында ачык иҗади конкурс игълан итә алыр иде, ә үрнәкләрне илнең төрле төбәкләреннән гражданнар фикерен исәпкә алып сайлап алырга мөмкин.

Депутат искә төшергәнчә, 2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot